- менә
- а. 1. Күз алдында, якында гына булган кемгә яки нәрсәгә, берәр хәл-күренешкә күрсәтү, игътибарны юнәлдерү өчен кулл. Шул ук мәгънәдә күрсәтү хәрәкәтенә ияртеп әйтелә 2. Эш-хәрәкәтнең эзлеклелеген, күренешләрнең бер-бер артлы алмашынуын күз алдында булып торган кебек итеп сүрәтләгәндә кулл. менә ярты төн дә узды 3. менә монда, менә шул 4. бездә ни булсын, менә шәһәрдә инде хәбәрләр – менә күрдегезме 5. менә кем икән ул явыз 6. "Инде" сүзенә ялганып килгәндә: хәзер инде менә дүрт ел үтте 7. менә язам, менә язам дип вакыт уза – менә-менә килеп җитәр 8. сагындым, шундый сагындым менә! 9. менә бит ул ничек 10. күч. МЕНӘ ДИГӘН – Бик яхшы 11. күч. Кыйнаганда, сукканда, үч итеп берәр нәрсә эшләгәндә әйтелә менә, менә, менә, күп сугышып йөрсәң. МЕНӘ СИҢА МӘ – Менә сиңа кирәк булса. МЕНӘ ТАГЫН – Әңгәмәдәшнең фикеренә гаҗәпләнүле һәм килешмәүчән мөнәсәбәт белдерә. МЕНӘ ШУЛ ШУЛ – Әңгәмәдәшнең фикере белән килешүне белдерә
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.